Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов урыс телен белмәгән мигрант балаларын мәктәпкә алуны тыйган канунны тәнкыйтьләп чыкты


Архив фотосы
Архив фотосы

Татарстан президенты урыс телен яхшы белмәгән мигрант балалары өчен адаптация курсларын оештырырга кирәк диде.

Урыс телен белмәгән мигрант балалары моңа гаепле түгел һәм аларны моның өчен мәктәпкә алмау – юләрлек. Бу хакта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис шәһәрендә узган республика мөгаллимнәр җыенында чыгышында әйтте.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстан мәктәпләрендә 3178 чит ил баласы, ә югары уку йортларында – 22,5 мең чит ил студенты укый. Ул урыс телен яхшы белмәгән мигрант балалары өчен адаптация курслары оештырырга өндәде.

— Ничек инде баланы мәктәпкә кертмәскә? Ул кайда булырга тиеш? Тел белмәве өчен ул гаеплеме? Өч-дүрт айда телне теләсә кайсы бала өйрәнә ала. Барысы да яхшы булачак. Бөтенләй бер юләрлек бу. Баланы кадерләп карарга кирәк. Ул бала бит, гаепле түгел, — диде Миңнеханов.

Бу атнада Татарстанда мигрант балаларының һәр унынчысы урыс теле имтиханын бирә алмавы билгеле булды. Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, урыс теленнән мәҗбүри тестка җибәрелгән 173 баланың 17-се сынауны үтмәгән. Хәзер алар барысы да урыс теле курсларына йөриячәк. Өч айдан соң кабат имтихан бирү мөмкинлеге каралган.

  • 2024 елның декабрендә Русия президенты Владимир Путин урыс телен белмәгән мигрант балаларыны мәктәпләргә алырга тыючы канунга кул куйды. 2025 елның мартында Мәгариф министрлыгы мигрант балаларының урыс телен белүен тикшерү тәртибен раслады.
  • Канунны моңарчы Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә тәнкыйтьләп чыкты. "Әгәр мәктәпкә алмыйча, урамда калдырсак, аларны хулиган яшьләр эләктереп алачак", дигән иде ул.
  • Июль аенда Русия Мәгариф министрлыгы мигрантларның өчтән бере урыс телен чит тел буларак тапшыру имтиханын беренче тапкырдан уза алмавын хәбәр иткән иде. Аларның яртысы соңрак та сынауны тапшыра алмый диелде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG