Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент түгел, рәис сайлавы: Миңнеханов сайлау кампаниясе ничек алып барыла?


Рәис сайлау логотибы сугыш рухында ясалган
Рәис сайлау логотибы сугыш рухында ясалган

Узган сайлау кампанияләреннән аермалы, быел Миңнеханов рәсми төстә рәис вазифасы сайлавында катнаша. Сугыш һәм яңа сәяси шартларда бар да үзгә: милли темалар күтәрелми, үзе сугышчыларга таяна, бары социаль темалар турында сөйләшә, халыкның исә гозерләренә җаваплар ишетелми.

Татарстан президенты сайлавына бер айдан азрак вакыт калды. 1991 елдан ул беренче тапкыр "Татарстан рәисе сайлавы" буларак узачак. Тавыш бирү бер көн генә дәвам итәчәк — сайлау участоклары 14 сентябрьдә эшләячәк. Быел сайлау кампаниясе ничек алып барыла — Азатлык күзәтү ясады һәм 2020 елдагы кампания белән чагыштырды.

Сайлауда теркәлгән намзәтләр

Сайлауда барлыгы 4 намзәт теркәлгән. 2010 елдан бирле Татарстан белән идарә итүче Рөстәм Миңнехановтан тыш, КПРФтан — Хафиз Миргалимов, ЛДПРдан — Руслан Йосыпов һәм Пенсионерлар фиркасеннән — Виталий Смирнов.

Татарстан президенты сайлавы сугыш шартларында гына түгел, президент институты юк ителгән вазгыятьтә оештырыла. 2023 елда Мәскәү басымы астында Татарстан Дәүләт шурасы республиканың Конституциясен үзгәртте.

2020 елда Миңнеханов президент булып сайлануына карамастан, вазифасының атамасы "рәис"кә әйләнде. Беренче тапкыр Татарстан рәисенә сайлауда катнашкан намзәтләргә татар телен белү шарты бетерелде. Нәтиҗәдә, дүрт намзәтнең икесе генә ике дәүләт телен белүе мәгълүм — Миңнеханов һәм Миргалимов. Калган икесе — Смирнов һәм Йосыпов татар телендә чыгыш ясаганы билгеле түгел. Азатлык Радиосының үз чыганаклары әйтүенчә, узган елларда бу ике намзәт татарча белмәү сәбәпле, медиага татарча комментар бирүдән баш тартып килгән.

Ике ел элек сайланачак рәискә үз вазифаларына керешкәндә ант бирү мәрасимендә "суверенитет" сүзен куллану тыелды. Ул "Русия Конституциясен һәм Татарстан Конституциясен, федераль кануннарны һәм Татарстан кануннарын үтәргә, Татарстан рәисенә йөкләнгән югары вазифаларны намус белән үтәргә тантаналы төстә ант итәм", дип әйтергә тиеш булачак.

Миңнеханов хәрбиләргә таяна?

Рәис сайлавы логотибы сугыш рухында ясалган. Үзәктә латинча "V" хәрефе урнаштырылган. Ул Татарстан байрагы төсләренә буялган.

2022 елда Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, "Z" белән беррәттән, "V" хәрефе Русиянең Украинага һөҗүменең рәсми булмаган тамгаларыннан берсе санала башлады. Ул тактик максатларда Русиянең хәрби техникасына ясала. Бу тамгаларны Русиядә машиналарына ябыштырып йөрүчеләр дә бар, биналарга, тукталышларга да эләләр. Шундый ук логотип узган ел Русия президенты сайлавында кулланылды.

Сайлау өчен Миңнехановның иҗтимагый штабы булдырылды. Президент алар белән очрашу да үткәрде. Бу штабта билгеле шәхесләр — җырчы Салават, элекке хоккейчы Данис Зарипов, дин әһелләре, эшмәкәрләр бар. Әмма беренче рәттә — хәрбиләр. Татарстан президенты нәкъ шуларга таяна дип аңларга була.

Миңнехановның сайлау шигаре
Миңнехановның сайлау шигаре

Сайлау штабы сайтында Миңнехановның төп шигаре: "Ышанычлы лидер — көчле республика". Анда киләсе биш елга планнар хакында да әйтелгән. Ул бары икътисадый-социаль тармакка кагыла: торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү һәм юл-транспорт тармагын ныгыту.

Моннан тыш, август башында Татарстанның һәр районында боз сарае төзеләчәген вәгъдә итте. Бүгенгә 12 җирлектә мондый спорт корылмалары юк икән.

Казан үзәгендә ул Казан Богородицки монастырен төзекләндерергә кушкан. Казан Җәмигъ мәчетенә яңа урын турында да кабат сөйләшүләр башланды, гәрчә аңа 2022 елда ул нигез ташы салынган һәм төзелеше 2023 елда башланырга тиеш булса да. Менә хәзер ике дингә дә игътибар бирелә дип күрсәтелә.

Татарстан медиаларында тоташ Миңнеханов пропагандасы

Миңнеханов административ ресурсларны актив куллана. Татарстан медиалары, беренче чиратта ТНВ каналы, Рөстәм Миңнехановның көндәлек эшен күрсәтү белән мәшгуль. "Татарстан хәбәрләре" тапшыруының 18 август чыгарылышының төп өлеше Миңнехановның очрашуларына багышланган. Ул "Ростки" форумында Татарстан белән Кытай мөнәсәбәтләре турында сөйли, Баулы басу-кырларын карап җир кешеләре белән әңгәмә кора, икенче бер очрашуда дигитальләштерү турында чыгыш ясый. Хәбәрләрдә Татарстанның соңгы биш елда ирешкән нәтиҗәләре турында да әйтелә. Бу юлы төзелеш тармагына тукталдылар. Шулай итеп, Миңнехановның соңгы биш еллык мөддәте казанышы искәртелә. Шул ук вакытта хәбәрләр тапшыруында башка намзәтләр турында сүз юк, гәрчә сайлау агитациясе 16 августтан башлануына карамастан.

2020 елда Миңнехановның сайлау кампаниясе, аеруча пандемия чорында, социаль челтәрләрне актив кулланып алып барылды. Русиядә YouTube томаланмаган вакыт иде әле. Миңнехановка тавыш бирү өндәмәләре хәзер инде тыелган платформада рекламнар белән алып барылды. Ул каһарман образында тасвирланды һәм интернетта "вируслы роликлар" таралды. Бу хакта Азатлык аерым язган иде.

Хәзер Миңнехановның агитациясе нигездә "Вконтакте" һәм Телеграм аша алып барыла. Ул үзенең Телеграм каналын ике телдә ярым рәсми өслүбтә алып бара.

Миңнеханов соңгы вакытта көн дә районнарга чыга һәм халык белән очраша, яңа социаль объектлар ача һәм урак өсте вакытында басу-кырларга чыгып керә, йә боралактан гына карап үтә.

Социаль челтәрләрдә халык гозеренә җавап юк

Миңнехановның Телеграм каналындагы постларга халыктан сораулар да, тәнкыйтьләр дә, мөрәҗәгатьләр дә көн дә килеп тора.

Аеруча Питрәч районыннан сораулар явып тора. Алар районда Чүп эшкәртү корылмасы төзелешенә каршы чыга. Завод торак пунктан 1,6 км ераклыкта урнашачак диелә. "Алсу Шайхутдинова" исемлек аккаунт йортны сатырга мәҗбүр булачакбыз ди. Аңа башка кешеләр дә кушылып мөрәҗәгать иткән. "сабина f" аккаунты: "Зинһар, ишетегез безне!" дип яза.



"Питрәч районы балаларын, зинһар, онытмагыз!" дип яза татарча "Guzal Shakirova".

Баулы районына Миңнехановның эш сәфәре турында җирле кешеләрдән сораулар бар. "Семен Семеныч" исемеле аккаунт Миңнехановның кортежы узган урамнан өйләре янында торган машиналарны алдыртканнар дип яза. "Ни өчен шәһәр халкыннан ераклашырга кирәк?" ди ул.

"Ростки" форумы турындагы постка "Гузал" исемле аккаунт Норлат районында сәламәтлек саклау тармагына зарланып язган. Хастаханәдә ятучыларга дару һәм хәтта "капельница"ны халык үзе сатып алырга мәҗбүр дип яза ул.


Шулай да бу сорауларга Рөстәм Миңнехановның да, аның ярдәмчеләренең дә җаваплары юк. Кайбер постлар кабат-кабат языла. Шуңа да аларга президент идарәсеннән элемтәгә чыгуларына шик бар.

Милли темалар тыелган?

2020 елда намзәтләр татар теле турында, милли темаларга аерым туктала иде. Мәсәлән, биш ел элек "Гадел Русия" намзәте Әлмир Михеев татар телен ни өчен өйрәнергә кирәклеге турында аерым чыгышлар ясады. Ул вакытта Рөстәм Миңнеханов бу турыда аерым мәкалә дә бастырды. Анда татарларның аерым юлы, татарларның "сувенир милләт булырга теләмәве" турында әйтелде.

Быел бу турыда сөйләшү бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Август ахырында Казанда узачак Милләт җыенында милли мәсьәлә күтәрелер дип көтелә, әмма әлегә сайлау кампаниясендә татар теле язмышы бөтенләй диярлек ишетелми.

Татар теле мәсьәләсе бары июль аенда Дәүләт шурасында күтәрелде. Мәскәүнең "ана теле"н бетерүенә каршы республика депутатлар каршы чыкты. Соңрак янәсе Мәскәү чигенде дип әйтелде. Республика медиалары "Татарстан туган телне саклап калды" дип мактанган вакытта, татар теленә бүленгән сәгатьләрне киметү юнәлешендә әлегә бернинди үзгәрешләр булмады.

Әдәбият белгече, тәнкыйтьче Миләүшә Хәбетдинова Татарстан президентын сайлау алдыннан "туган мәдәният өчен көрәшне тасвирлау" дип бәяләде.

Башка намзәтләр нәрсә эшли һәм ни өчен үзара бәхәсләшми?

Сайлауда Миңнехановтан кала иң билгеле намзәт — Хафиз Миргалимов. Ул КПРФның республика бүлеге җитәкчесе, Дәүләт шурасы депутаты. 2015 елда ул Татарстан президенты сайлавында 2,56% тавыш җыйган иде. 2020 елда сайлауда катнашудан баш тартты.

Миргалимов сайлауда актив катнаша дип әйтеп булмый. "Вконтакте"дагы Татарстан КПРФ-ының бары 1,5 мең язылучысы бар, анда хәбәрләр дә еш чыгып тормый.

ЛДПРдан намзәт булып баручы Руслан Йосыпов инде 2015 елда президент сайлавында катнашкан иде. Ул вакытта 0,81% тавыш җыйды. Сайлау алды програмы буларак, ул ЛДПРның федераль програмын тәкъдим иткән. Анда "урыс коралына" мәдхия укыла, "урыслар бай булырга тиеш" дип әйтелә, сугышта җиңәргә чакыра һәм Татарстан яки төбәкләр турында бер сүз дә әйтми.

Йосыпов "Вконтакте" челтәрендә утыра. Ул Түбән Камадагы бакчачылык ширкәтендәге "проблеманы хәл итүен" сөйли һәм 90 елларда хөкем ителгәне өчен акланып постлар куя.

Пенсионерлар фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе Виталий Смирновка бәйле яңалыклар аның сайлауда намзәт булып теркәлүе белән чикләнә. Аны исә социаль челтәрдә табып булмады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG