Русия контролендәге Кырым парламенты чираттан тыш утырышта ярымутрауның яңа гимны сүзләрен һәм көен раслады.
Көйне Федерация шурасының элекке әгъзасы Ольга Ковитиди, ә сүзләрен 87 яшьлек шагыйрь Илья Резник иҗат иткән. Гимн махсус иҗади бәйгедә җиңгән дип әйтелә, әмма текстны "Кырым парламентының эшче төркеме эшкәрткән".
"Без яңа гимн тексты тирән мәгънәле булсын һәм анда Кырым язы темасы һичшиксез чагылсын дип теләдек", дигән Кырым парламенты рәисе Владимир Константинов.
Гимн текстының кушымтасында "Кырым бар киртәләрне узып өенә кайтты" дигән сүзләр бар. Шулай ук Кырым халкының "Бар халык белән бөек Русь өчен торганлыгы" әйтелә.
Яңа гимн 1992 елда Украина составында Кырым автоном республикасы оештырылганнан соң расланган гимнны алыштырачак. Аны танылган композитор Алемдар Караманов язган иде. Бу гимнны аннексиядән соң Русия хакимиятләре дә таныды. Әмма 2024 елда Константинов бу гимнның "яңа чынбарлыкны чагылдырмавын" белдерде. Элекке гимн кырымтатар, украин һәм урыс телләрендә дә бар.
- Кырым язы дип Русия хакимиятләре 2014 елдагы вакыйгаларны, ягъни Кырым аннексиясе белән бәйле вакыйгаларны атый. Украина һәм дөньяның күпчелек илләре бу аннексияне танымый. Соңрак Русия төбәкләрендә үтә торган чараларны "Кырым язы" дип йөртә башладылар.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!