Русия түрәләре мәктәпләр өчен һәр бала укырга тиешле патриотик әсәрләр исемлеген яңарткан

Иллюстратив фото

Моннан тыш  түрәләр китапханәләргә патриотик  эшне алып бару өчен  тәкъдимнәр дә әзерләнгән.

Русия Мәгариф министрлыгы балалар дәрестән тыш укыр өчен "патриотик әдәбият" исемлеген әзерләгән. Исемлек берничә бүлектән тора. Алар, мисал өчен, "Полководцы Святой Руси", "На страже русской земли", "Zа наших" һәм башкалар дип атала.

Бу хакта белдерү министрлыкның рәсми сәхифәсендә чыкты.

Министрлык белдергәнчә, мәктәп укучылары укырга тиешле исемлеккә заманча авторлар әсәрләре дә кергән. Бу китапларны уку мәктәп укучыларында "патриотик хисне" көчәйтәчәк, дип саный түрәләр. Министрлык тәкъдим иткән әсәрләр укучыларның яшенә карап бүленгән: башлангыч мәктәп балалары, гомум мәктәп – 5-9нчы сыйныфлар һәм 10-11 сыйныф укучылары өчен.

Әдәбият әсәрләренең кайберләре, мисал өчен, "Туган җир турында", "Бөек Ватан сугышы. Тарихи хәтер һәм традицияләр" дигән бүлекләрдә урын алган. Шулай ук балаларга укырга тәкъдим ителгән әсәрләр "Русиянең бөек кешеләре турында", "Изге Русиянең баш командирлары", "Рус илен саклаучылар", "Zа наших" дигәннәргә дә бүленгән.

Соңгы бүлеккә, мәсәлән, Олег Ройның "Тени Донбасса: маленькие истории большой войны. Неотправленные письма", Николай Ивановның "Суворовец Воевода", Александр Можаевның "За чертой", Татьяна Родионова мөхәррирлегендә чыккан "Поэzия русской зимы" шигырьләр җыентыгы, Алексей Шороховның "Бранная слава" кебек китаплар кертелгән.

Бу исемлектә моңа кадәр башка Z патриотларның китаплары да бар иде, ләкин алар юкка чыккан. Моңа "Верстка" игътибар иткән. Алар язуынча, укырга киңәш ителгән әсәрләр исемлегеннән, мәсәлән, пропагандачы Анна Долгарева, Игорь Стрелковның дусты Павел Губарев китаплары һәм Захар Прилепин булдырган шигырьләр җыентыгын алып ташланган. Путинның ярдәмчесе Владимир Мединскийнның "Война. Мифы СССР. 1939–1945" китабы исемлектә калган. Түрәләр аны югары сыйныф укучыларына укырга тәкъдим итә.

Русия Мәгариф министрлыгы шулай бу исемлектән тыш китапханәләрнең фәнни-методик яктан эшне ничек алып бару турында киңәшләр булдырган.

  • Русия Украинага бәреп кергәннән соң Русия мәктәпләрендә "Разговоры о важном" дәресләре кертелде. Дәрес вакытында укытучылар балаларга бу сугыш турында, Русия гаскәрләрен аклап, бу адым ни өчен ясалганын аңлатырга тиеш.
  • Моннан тыш мәктәпләргә сугышта катнашучылар белән күпләп очрашулар оештыра башланды. Журналистлар мондый очрашуларга авыр җинаятьләр кылып, төрмәгә эләккән, аннары бу хөкем җәзасыннан котылыр өчен сугышка китүчеләр балалар каршында каһарманнар кебек тәкъдим ителгән очракларын ачыклап тора.
  • Быел 1 сентябрендән "Разговоры о важном" дәресләре балалар бакчаларында булачак. Бу эш Мәскәү һәм тагын 21 төбәктә башланачак, дип әйтте Русиянең Мәгариф министрлыгы.
  • 2024 елдан башлап мәктәп тәмамлаганда тарих дәресеннән Бердәм дәүләт имтиханын бирүчеләр Украинадагы сугыш һәм Русиягә "яңа кушылган төбәкләр"гә бәйле сорауларга да җавап бирергә тиеш.
  • 2023 елда югары сыйныфлар өчен Русиянең Украинага каршы сугышы турында сөйләгән яңа тарих дәреслеге булдырылды. Ул дәреслек федераль исемлеккә өстәлде. Быел исә Русия мәгариф министры Сергей Кравцов яңа тарих дәреслекләрендә якын арада Курски өлкәсен Украина хәрби көчләреннән "азат итү" турында бүлек барлыкка киләчәк, дип белдерде.


🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!