17:56
25.3.2014
ДИСНЕЙ ПУТИННЫҢ КЫРЫМ ПЛАНЫН АЛДАН БЕЛГӘНМЕ?--
Бу көннәрдә кинотеатрларда яңа мультфильм чыга - "Маппетлар-2". Аның сюжеты үзенчәлекле рәвештә хәзерге Кырым кризисы белән аваздаш. Төп рольдә - Константин исемле бака, "җинаятьче #1". Ул рус акценты белән сөйләшә. Аның планы Европада зур җинаять оештыру, урлау. Чагыштырып карасаң, башка геройларның да чын тормыштагы тиңдәшләрен табарга була.

18:12
25.3.2014
РУСИЯ КЫРЫМГА ИҢ ЭЛЕК СИЛОВИКЛАРНЫ КИТЕРӘ--
Кырым ярымутравында Русия дәүләт структуралары эшли башлый. Иң элек анда Русия тикшерү комитеты эшли башлады. Бу хакта идарәнең рәсми вәкиле Владимир Маркин белдерде.

14:00
26.3.2014
КЫРЫМНЫҢ ХӘРБИ ДЕЛЬФИННАРЫ РУСИЯ ФЛОТЫНА КҮЧӘ--
Кырым океанариумнарындагы хәрби дельфинннар Русия диңгез флотында хезмәт күрсәтә башлаячак. Хәзер Акъярда (Севастополь) аларны өйрәтүгә керешәләр. Хәрби дельфиннарның чын булуына шикләнсәгез, алар турында менә монда укырга була. Бу хайваннар корабларны сакларга сәләтле икән.

16:32
26.3.2014
ЖИРИНОВСКИЙ КЫРЫМТАТАРЧА МӨРӘҖӘГАТЬ ИТТЕ (ВИДЕО)--
ЛДПР лидеры Владимир Жириновский Русия каналы эфирында кырымтатарча чыгыш ясады. (дөресен әйткәндә, төрекчә инде, бу телләр бер-берсенә нык охшаш).
"Кырымтатарлары, сезгә мөрәҗәгать итәм. Без мәңгелеккә дуслыкта һәм тынычлыкта яшәргә тиеш. Кырым, минем кебек сине беркем дә сөя алмас. Кырым, син булмасаң, бу тормыш нигә кирәк?", - диде Жириновский.

18:58
26.3.2014
КАЗАН ҺӘМ КЫРЫМТАТАРЛАРЫНЫҢ ХЕЗМӘТТӘШЛЕК КИЛЕШҮЕ--
Бүген Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Кырымтатарлары мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Семферополь шәһәрендә очрашып, үзара хезмәттәшлек турында сөйләштеләр. Ике тугандаш халыкны тарихи үткән генә түгел, киләчәктә гамәлгә ашачак эшләр берләштерә, дип хәбәр итә конгресс сайты.
Очрашуда ике оешманың үзара хезмәттәшлеге турындагы килешүнең проекты да каралды. Әлеге документ Кырымтатарлары делегациясенең апрель аенда Казанга визиты вакытында имзаланачак.

14:12
27.3.2014
ҖӘМИЛЕВ ЭШЛЕКЛЕ СӘФӘРДӘ: ЕВРОПАРЛАМЕНТ ҺӘМ БМОДА ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК--
Бүген кырымтатар лидеры, Украина халык депутаты Мостафа Җәмилев эшлекле сәфәр белән Бельгиягә юл тотты. Анда Европарламентта чыгыш ясагач ул АКШка китәчәк һәм анда БМО иминлек шурасы утырышында Кырым кризисы турында чыгыш ясаячак. Җәмилев Кырымда милли мохтарият торгызу мәсьәләсен күтәрәчәк.

19:05
27.3.2014
КЫРЫМ ХАКИМИЯТЕННӘН НОН-ГРАТА УКРАИННАР ИСЕМЛЕГЕ--
Кырымның Русия яклы үзешчән хакимияте нон-грата украин түрәләренең исемлеген чыгарды. Анда 321 кеше керә. Элек кырымтатар лидеры Мостафа Җәмилев тә ул исемлеккә керәчәк дигән хәбәрләр булган иде. Җәмилев украин түрәләре арасында юк.

01:00
28.3.2014
27 мартта Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин Кырым мөфтияте чакыруы белән Кырымга килде. Мәскәү кунагы Акмәчетнең Кәбир Җәмигъ мәчетендә булды, Кырым мөфтие Әмирали хәзрәт Әблаев белән очрашты. [ВИДЕО]